14 апрельдә Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапхнәче белән берлектә кошларга багышланган «Кошлар - безнең канатлы дусларыбыз» дигән темага танып белү дәресе уздырылды. Балалар В. Бланкның «Балтасыз осталар» әсәре буенча әзерләнгән презентация карадылар, җылы яклардан нинди кошлар кайтуы һәм кайда оялар корулары белән таныштылар. Презентациядән кайбер кошларның сайрауларын тыңладылар. Сыерчыклар килүенә балалар әтиләре бклән сыерчык оялары ясарга вәгъдә итеп таралыштылар.