14 нче апрель көнне Сәйтәк авыл клубында Олы көн бәйрәме уздырылды. Керәшен татарлары Пасханы, үзләренчә әйткәндә, Олы көнне, иң күркәм бәйрәмгә саный. Әлеге бәйрәмдә христиан дине кануннары белән милли гореф-гадәт тә бергә катышкан.Бәйрәмгә авылыбызның яше карты җыелды.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. килән кунакларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Тамашачыларга театральләштерелгән тамаша аша , барлык гореф-гадәтләргә туры китереп, “Күкәй җыю” бәйрәме күрсәтелде.Өлкәннәр һәм балалар өчен “Кичке уен “оештырылды.Бәйрәм кичәсен Ясминур Галиевна “Онытылмасын бәйрәмнәребез, йолаларыбыз, югалмасын кавемебез, милләтебез!” дигән теләк белән тәмамлады.Бәйрәм барлык килгән кунаклар өчен чәй табыны артында дәвам итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)