Песәй авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

15 нче апрель көнне Песәй авылы мәдәният йортында өстәл уеннары яратучылар арасында ярышлар уздырылды. Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыльне сайлап алып, рәхәтләнеп көч сынашты. Кемгәдер өстәл теннисы ошаса, кайберәүләр шашка-шахмат уеннарына өстенлек бирделәр. Ничек кенә булмасын, укучыларның бу уеннарга битараф булмавы бик куанычлы. Ял кичәсе азагында җиңүчеләр баллы призларга ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International