16 апрель көнне Татар Тәкәше авыл клубында “Мин дөньяны өйрәнәм” клубына йөрүчеләр чираттагы очрашуга җыелдылар. Мусина Әминә, Мусин Сәлим, Муллаәхмәтова Лилия һәм Нуриева Мансура кул эшләре буенча мастер-класста мамык һәм кәгазьдән язның тәүге чәчәге - умырзая ясадылар. Клуб мөдире Айгөл Мусина табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, туган ягыбыз урманнарында, болыннарында очрый торган үсемлекләр турында сөйләде. Чарада катнашучылар чәчәкләр үстерү серләре турында фикер алыштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)