Бөек Җиңү шигъри юлларда

2018 елның 20 апреле, җомга

19 апрель көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә өлкән яшьтәге укучыларыбыз өчен “Бөек Җиңү шигъри юлларда” дигән әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәнең актив укучылары патриот шагыйрьләр – М.Җәлил, Х.Камалов, К.Латыйп, С.Шакир һ.б. шигырьләрен кычкырып укыдылар, сугыш чоры балалары хәтер сандыгында сакланган хатирәләре белән бүлештеләр. Китапханәче Ф.Башарова “Хәтерегез һәрчак уяу булсын” дип исемләнгән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштырды, хөкүмәтебезнең Бөек Җиңү яулап алган каһарманнарның, тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының батырлыкларын мәңгеләштергән яңа китаплар бастырып торуын ассызыклап әйтте. Сугыш чоры турындагы шигърият кичәдә катнашучыларның күңелләрен яңа кичерешләр белән тулыландырды,  әдәби сәгать уй-хисләргә бай булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International