Кыш белән яз тарткалашкан кичне Камай авылы китапханәчесе Гөлфидә Галимуллина авылдашларын китапханәгә кич утырырга ("библиотөн"гә) чакырды.
Күршегә керү, аулак өйләрдә утырулар онытылып барганда, авылдашлар бу тәкъдимгә бик шатланып риза булдылар. Кичә чәй өстәле янында якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан сугыш чоры балаларына багышланган “Буразнада үскән балалар” исемле тематик кичә белән башланды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Япаева Л. һәм Зиннурова С. килгән кунакларга музыкаль сәлам җиткерделәр. Хатирәләр әкренләп, ”Ел китабы - 2016” да җиңгән китаплар белән танышуга күчте. Шагыйрь, язучы, драматург Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, аның тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясалды. Сәгать телләре чаба да чаба...Апаларның аерыласы килми, сөйләшәсе сүзләре дә бетәрлек тугел. Һәрберсенең күңелендә никадәр хәзинә саклана икән бит! Кабат очрашырга сүз куешып, авылдашларым өйләренә таралдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)