Шәм янганда

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

21нче апрельдә Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белəн берлектә бөек татар шагыйре Г. Тукайга багышланган «Шәм янганда» дип исемләнгән импровизация кичәсе уздырылды.

Китапханəче балаларны бөек шагыйрьнеӊ балачагы һəм иҗаты белəн таныштырды. Балалар шәм янганда Г. Тукайның шигырьләрен татар, рус һәм инглиз телләрендә сәнгатьле итеп укыдылар. Кулга шәм тотып, шигырь уку балаларның күңелләрен күтәрде, кичәне җанландырып җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International