Татар Тәкәше авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Тиздән бакча эшларе ябыша. Татар Тәкәше авылының активистлары, клубка җыелып,  бакча эшләре башланыр алдыннан тәҗрибә уртаклаштылар. Йомырка кабыгы кәбестә кортын куркыта, дип сөйләде Нуриева Мансура. Ул ел саен бу төр яшелчәдән мул уңыш ала. Ә менә Муллахметова Лилия помидорны фитофтороз авыруыннан саклауда  тозлы эремә ярдәмгә килә дип анлатты. Галеева Илсөяр тузганакның  бакча культураларын тукландыруын әйтте. Карлыган төбенә кипкән бәрәңге кабыгын казып куйсагыз, аның җимешләре чия кадәр була, дип белдерде Ахкиямова Тәслимә.  Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә дә сибәргә була. Шундый файдалы киңәшләр биреп, авылдашлар бакчачы буларак үз тәҗрибәләрен баеттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International