26 апрель - Халыкара авария һәм катастрофаларда һәлак булучыларны искә алу көне Шул уңайдан Сәйтәк авыл клубында мәгълүмәти сәгать узды. Ел саен Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе – Чернобыль атом электр станциясе һәлакәте көнен билгеләп үтәләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль АЭС зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша.Кызганычка каршы, аларның күбесе инде безнең арабыздан китте. Шушы көн уңаеннан без кешеләр гомерен саклап калу өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алабыз. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. һәм укучы кызыбыз Александрова Ксения авыл клубына килүчеләрне яңадан шул елларга алып кайттып , тарихи мәгълумәт бирделәр. Презентация аша бу һәлакәт илебезгә күпме зыян салуын курсәттеләр. Чернобыль афәте кабатланмасын!
.jpg)
.jpg)