"Керәшен җорты"на сәяхәт

2018 елның 27 апреле, җомга

21 нче апрельдән 26 апрельгә кадәр Татарстанда  “Музей язы-2018” акциясе булды.  Шул  акция кысаларында  Сәйтәк  авылы мәдәният хезмәткәрләре яңадан авылыбызның яшь буыны өчен “Керәшен җорты” музей бүлмәсенә  экскурсия уздырды.  Китапханәче Данилова Е.И. музей бүлмәсенә килүчеләрне данлыклы авылдашларыбызның  тормышы ,  клуб мөдире Гизатуллина Я.Г. музей бүлмәсендә урнашкан халыкның тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары белән таныштырды. Балалар сөйләүчеләрне зур игътибар белән тыңлап, музей бүлмәсен карадылар. Экспонатлар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International