Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 27 апреле, җомга

25 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре Гөлназ Хафизова һәм Земфира Шакирова “Өмет яры” халыкны социаль яклау үзәгендә “Картаямени соң йөрәк...” дип аталган музыкаль кичә үткәрделәр.

Мәшһүр татар җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган чарада, җырчының тормышы, иҗаты бәян ителде, төрле еллардагы фоторәсемнәре каралды, моңлы тавышы тыңланды. Ял итүчеләр, Земфира Шакирова башкаруында Ә.Авзалова репертуарыннан һәм халык җырларын бирелеп тыңладылар, кушылып җырлап та утырдылар.Кичә Ә.Авзалова турында  төшерелгән “Моң патшабикәсе” документаль фильмыннан өзек карау белән  төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International