Бөек шагыйрь Г. Тукайның туган көнен быел да шигырь яратучы укучылар дулкынланып көтеп алды. Бу уңайдан, Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә шигырь бәйрәме уздырдылар. Кичәдә укучылар үзләре яраткан шигырьләрне башкардылар. Күбрәк Г. Тукай үзе иҗат иткән әсәрләр яңгырады. Һәр катнашучы бала шигырьләргә җан җылысын өстәп, тыңлаучыга барып җитәрлек итеп сөйләде. Залда утыручылар шигърият дөньясының күкләре никадәр чиксез икәненә инандылар, шигърияткә генә хас булган аһәңлелек серләренә төшенделәр. Шул ук көнне Менделеевск шәһәрендә уздырылган "Туган тел- күңел көзгесе" дип исемләнгән нәфис сүз остасы конкурсында катнашып, Валеева Оксана 3 нче дәрәҗә, Сәләхетдинова Илзирә 1 нче дәрәҗә дипломнарга ия булып кайттылар. Шунысы куанычлы: бу балалар мәдәният йортында эшләп килүче " Нәфис сүз" түгәрәгенә йөрүчеләр. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: шигырь яратучыларның күңелләре чиста була, алар күңелләрендә начарлыкка урын юк.


