26 апрель көнне Иске Гришкин авыл китапханәчесе Бармакова Г.И. «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячеләре Молчанова А.Р., Иванова Э.Г. белән берлектә «Безнең күңелләрдә син Тукай!» исемле әдәби сәяхәт үткәрделәр.
Китапханәче кечкенә Габдулланың балачактагы авыр тормышы турында сөйләде, татар һәм рус телләрендә шигырьләрен укыды. Габдулла Тукай китаплары матурлыкны күрергә, игелекле булырга, эш сөяргә өйрәтә, гадел, кыю булырга өнди. Балалар «Кызыклы шәкерт», «Гали белән кәҗә», «Бала белән күбәләк» шигырьләрен сәхнәләштереп, сәнгатьле итеп, тырышып башкардылар. «Туган тел» җырын бергәләп гармун моңнарына кушылып җырладык. «Шүрәле» мультфильмын карап, Кырлай авылы урман-кырларына, Былтыр исемле егетнең тапкырлыгына сокландык. Мавыктыргыч бизәлгән Г.Тукай китаплары нәниләрне бик нык кызыксындырды. Тукай иҗаты белән тирәнрәк танышырга теләүчеләр өчен авыл китапханәсендә “Тукай в нашем сердце” исемле күргәзмә оештырылды. Рәхим итегез!
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)