Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 28 апреле, шимбә

27 апрель  көнне 12нче “Крепыш” бакчасы балалары Татар китапханәсе белән таныштылар.

Китапханә кагыйдәләрен аңлаткач, сабыйлар, кызыксынып, китап-журналлар,күргәзмәләрне карадылар. “Тукай дөньясына сәяхәт”күргәзмәсенә тукталып, Тукайны тануларын белдерделәр, аның әкиятләре белән кызыксындылар. Китапханәче балаларга Апушның балачагы турындасөйләде, “Исемдә калганнар” автобиографик әсәреннән өзекләр китерде. “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре буенча эшләнгән мультфильм карагач, сабыйлар үзләренчә нәтиҗәләр ясадылар, фикерләре белән бүлештеләр. Туган тел җыры фонында, комда ясалган рәсем видеосы да балаларга бик ошады.

Китапханә бакча балаларының күңелләренә хуш килде. Алар тагын килергә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International