Бүген сәгать 11дә Интернационалистлар бульварында митинг булды. Ул Чернобыль авариясеның 32 еллыгына багышланган. Татарстаннан 1986 нчы елда 3 мең кеше шунда җибәрелә. Шуларның 28е Менделеевскидан. Хәзерге вакытта 14е исән. Митингта катнашучылар алдында В.Фролов, Л.Сорокина һәм В.Орловлар чыгыш ясады. Митинг мемориалга чәчәкләр кую белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)