3 нче майдан районда өмәнең икенче дулкыны башлана. Бүген шуның турында район җитәкчебез планеркада хәбәр итте. “Мин ышанам, барлык шәһәр халкы һәм үз шәһәрен яратучы кешеләр, өмәдә катнашырлар. Менделеев шәһәрен чиста һәм тәртиптә тоту, һәркемнең бурычы, - диде Валерий Чершинцев. Шәһәр өмәсендә барлык оешмалар, мәктәпләр, балалар бакчалары, предприятиеләр катнашачак. Аеруча игътибар юлларга, тротуарларга һәм һәйкәлләргә булачак.