Камай үзешчәннәре кунакта

2018 елның 4 мае, җомга

   30нчы апрель көнне Камай авылы үзешчәннәре Татар Тәкәше авылына ял концерты белән бардылар. Бәйрәм концертында Татар Тәкәше һәм Камай авылы үзешчәннәре катнашты. Концертны Сәйтәк авылы мәдәният йорты директоры Ясминур Гизатуллинна алып барды. Бәйрәм концерты "Камай сандугачлары" башкаруындагы "Сәләмләү" жыры белэн башланып китте. Римма Юзикеева, Сәрия Зиннурова, Афонина Арина, Нуриева Мансура, Ахкиямова Тәслимә башкаруындагы жырлар тамашачы күнеленә хуш килде.
Концертта шулай ук "Шәл бәйләдем", "Мари","Рус", "Без бит авыл кызлары" дигэн биюләр башкарылды. Концертыбызнын нәни йолдызчыгы Рахимова Аделина башкарган "Әтиемэ" жыры һәм "Шэрык" биюе зур алкышларга лаек булды. Ял концертында шулай скетчлар күрсәтелде. Концерт ахырында Татар Тәкәше мәдәният йорты директоры Мусина Айгөл  концертта катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International