1нче май көнне Камай мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен "Карга боткасы" уздырдылар. Килгән кунакларны, балаларны Япаева Лариса һәм Зиннурова Сәрия яз бәйрәме белән котлап, "Сәләмләү" жырын башкардылар. Бу матур чарада аркан тарту,кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп сикерү уеннары уздырылды. Алабуга шәһәреннән батут һәм баллы мамык балалар өчен зур сөенеч булды. Кызыклы уеннар белән бер рәттән балаларга яз турында табышмаклар әйтелде, "Кем житезрәк" уены уйнатылды. Балалар үзлэренен осталыкларын курсәттелэр. Бәйрәм шигырьләр, жырлар,биюләр белэн ургылып барды. Калган ботканы савытка салып кошларга салып калдырдык. Бәйрәм авыл халкына хуш килде.



.jpg)