Безнең бабайлар эзеннән

2018 елның 4 мае, җомга

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы якынлашып килгән көннәрдә Камай авылы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар китапханәгә экскурсиягә килделәр. Китапханәче Галимуллина Г.М. кечкенәләргә “Безнең бабайлар эзеннән” исемле батырлык сәгате тәкъдим итте.

Чара барышында китапханәче сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән өлкәннәребез, ветераннарыбыз  хакында сөйләде, сугыш афәтенең һәр кеше, һәр гаилә өчен фаҗига булуы, тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә кирәклеген аңлатты. Балалар ветераннарга багышланган стенд белән таныштылар, Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне тыңладылар. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк,батырлар исеме буыннан-буынга күчә барсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International