Бөек Җиңү көне алдыннан «Георгий лентасы» акциясе уза. Әлеге акциягә Иске Гришкин авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм бакча балалары бергәләп кушылдылар. Авылыбыз урамнарына чыгып лентадагы төсләрнең нинди мәгънәгә ия булуын, ничек беркетергә кирәклеген аңлаттык. Балалар да авылдашларыбызны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлап, үзгә бер горурлык хисе тоеп «Георгий ленталары» өләштеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)