Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

    5 май көнне Сәйтәк авыл клубында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына  багышланган “Сугыш урлаган балачак” исемле музыкаль -тематик бәйрәм  булды. Ул авылыбызда яшәп ятучы  тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары истәлекләренә таянып төзелде.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. һәм китапханәче Данилова Е.И. бәйрәмгә килүчеләрне аерым-аерым һәр тыл ветераны һәм сугыш чоры баласының тормышы, үзләреннән сорап язып алынган истәлекләре  белән таныштырдылар. Экранда күрсәтелгән гаилә архивыннан алынган фотосүрәтләр аларны яңадан  яшьлек елларына  алып кайткандай булды. Оныклары, балалары чәчәк бәйләмнәре бүләк итү бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.Камай авылы Мәдәният йорты , Татар Тәкәш , Сәйтәк авыл клубы үзешчәннәре  музыкаль номерлар бүләк иттеләр. Бәйрәм кичәсендә авыл халкына сугыш турында җырлар белән беррәттән күңелле концерт номерлары да тәкъдим ителде.Һәвәскәр артистларыбызның җырлары , биюләре  көчле алкышларга күмелде.Шулай ук авыл клубында килгән кунакларга “Үлемсез полк” күргәзмәсе оештырылды. Һәркем  Бөек Ватан сугышында катнашкан кайбер авылдашларыбыз турындагы материаллар белән таныша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International