ГБУК “Самара өлкә балалар китапханәсе” игълан иткән Халыкара “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акциягә 4 май көнне Бәзәкә авылы китапханәсе дә кушылды.
Китапханәче Ф.Башарова иң элек укучыларга Бөек Ватан сугышында Җиңү 27 миллион кеше гомере бәрабәренә яулануы һәм анда балалар да катнашуы турында әйтеп китте. Аннары урта мәктәпнең 5-8 класс укучылары игътибарына рус язучысы М.Шолоховның “Кеше язмышы” дигән повестеннан өзекләр тәкъдим ителде, “Читайте книги о войне” дигән китап киштәсенә куелган китапларга күзәтү үткәрелде. Укытучылар Г.Закирова, Р.Шабалина катнашында үткәрелгән бу чара балаларга Бөек Җиңү яулаган батырларны онытырга хакыбыз юк икәнлеген искәртте.