Балаларга сугыш турында укыйбыз

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Камай авылы мәктәбендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акция уздырылды. Әлеге акциянең максаты –сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады.

Китапханәче Галимуллина Г.М. 5-7 сыйныф укучылары белән Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырды. Китап укучылар Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт, сугыш чоры балалары тормышы турында белделәр. Утлы еллар рухында язылган хикәяләр һәм шигырьләр балалар йөрәгенә үтеп керде. Балалар белән В .Каверинның  “Два капитана”, В.Быковның “Обелиск”, “Сотников”, В.Катаевның “Сын полка” әсәрләреннән өзекләр, М.Җәлилнең “Кечкенә дусларга” китабыннан шигырьләр  укылды. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International