Песәй авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

7 нче май көнне Бөек Җиңү бәйрәменең 73 еллыгын Песәй авылы  халкы бик  матур итеп бәйрәм итте. Бәйрәм иртәсе 10 сәгать 30 минутта авыл уртасында урнашкан обелиск янында митинг белән ачылып китте.  Бәйрәм белән котларга Менделеев районы авыл хуҗалыгы җитәкчесе Фарукшин Илнур Илдар улы да килгән иде. Ул барлык тыл ветераннарын ( сугыш ветераннары юк) бәйрәм белән үз исеменнән, районыбыз җитәкчесе В.С. Чершинцев  исеменнән тәбрикләде. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы В.И. Мөхәмәтгалиев та котлауларга кушылып, изге теләкләрен юллады. Гөлнара Гамил кызы җитәкчелегендә Песәй урта мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә бик эчтәлекле музыкаль монтаж белән чыгыш ясадылар. "Үлемсез полк" сафлары да беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәмнең икенче өлеше мәдәният йортында чәй өстәле янында дәвам итте. Үзешчән артистлар, мәктәп укучылары һәм " Чулпан" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр башкарган номерларны алкышлар белән кабул иттеләр. Язгы кояш та бу көнне бик юмарт булды.Әйтерсең лә хөрмәтле ветераннарыбызның тормыш көзен ул шулай сәламли иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International