Кече авылларда митинг

2018 елның 8 мае, сишәмбе

7 май көнне Мари Тәкәше авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булды. Митингта район башкарма комитеты вәкиле Месеев А.В., Бәзәкә җирле үзидарә җитәкчесе Кашафетдинов Э.И. катнашты. Чарага авылның яше -карты җыелды. Митингны Татар Тәкәше авыл клубы мөдире Мусина А.З. белән Сәйтәк авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. оештырды. Һәвәскәр артистлар авыл халкы хозурына иң яраткан җырларын тәкъдим  иттеләр. Килгән кунаклар, авыл халкын бәйрәм белән котлап, һәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар. Митинг күмәк “День Победы “ җырын җырлап тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International