7 май көнне Сәйтәк авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булды.Митингта район администрациясе вәкиле Месеев А.В. , Бәзәкә җирле үзидәрә башлыгы Кашафетдинов Э.И. , тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәдәният хезмәткәрләре, “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр, авылдашлар катнашты.Тантананы әзерләде һәм алып барды авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.. Килгән кунакларның котлаулары Бәзәкә урта мәктәбе укучыларының ( укытучы Набиева А.Н.) чыгышлары белән аралашып барды. . Авыл уртасында утырган һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)