Сәйтәк авылында "Үлемсез полк"

2018 елның 8 мае, сишәмбе

7 май көнне Сәйтәк авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган  “Үлемсез полк” акциясы узды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. акцияда катнашучыларга бу чараның  максатын аңлатты. Укучылар да үз фикерләрен җиткерделәр. Бәзәкә урта мәктәбе укучылары, “Ләйсән” балалар бакчасы, барлык мәдәният хезмәткәрләре катнашты.Беренче тапкыр оештырылган бу парадка авыл клубы 37 авылдашыбызның фотосүрәтен әзерләгән иде.Авылыбызның барлык урамнары аша уздык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International