Татар Тәкәше авылында митинг

2018 елның 8 мае, сишәмбе

7 май көнне Татар Тәкәше авылында Бөек Җиңү бәйрәменең 73 еллыгына багышланган митинг булды. Бәйрәм авыл уртасында урнашкан обелиск янында бик матур бәйрәм белән ачылып китте. Бәйрәм белән котларга район  башкарма комитеты вәкиле Месеев А.В, Бәзәкә җирлеге үзидарә җитәкчесе Кашафутдинов Э.И, депутат Кашафутдинов И.Р катнашты. Алар барлык тыл ветераннарын ,сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлады. Үзешчән артистлар “Сугыш чоры балалары” шигырен сәхнәләштерделәр, матур җырлар башкардылар. Килгән кунаклар һәйкәлгә  чәчәкләр салды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International