Тойма авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

8нче майда Тойма авылында Бөек җиңүнең  73  еллыгына  багышлап, «Һәйкәлләргә  юлны  онытма» - дип  исемләнгән митинг узды. Тыл  ветераннарын һөм  сугыш ятимнәрен  Менделеевск муниципаль  районы башлыгы  ярдәмчесе Искәндәров Роберт Ринатович ,  Яңабирде җирлеге  башлыгы  Евгений  Николаевич  Никифоров котладылар.Укучылар Бөек Ватан сугышы  турында шигырьләр сөйләделәр  һәм  сугышта  һәлак  булган батырлар  хөрмәтенә чәчәкләр  бәйләме куйдылар. Мәдәният  хезмәткәрләре Сираева Мәрфуга, Мубаракшин Айрат җыр  бүләк иттеләр. «Бар  булганны саклыйк  кадер  белән. Комсызланмыйк теләп артыгын.Сорыйк җиргә  еллар  иминлеге .  Тыныч  булсын, диеп,  һәр  таңы»- дип тәмамлады митингны  алып  баручы  китапханәче  Ямалутдинова Фирзәвия.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International