13 май көнне Татар Ахтиялы авылында “Чисталыкны сакла!” акциясе оештырдылар. Авыл халкы җыелып зират чистартты. Әлеге изге эштә мөмкинлеге һәм теләге булган һәркем катнашты. Ауган агачларны кисеп, тракторлар белән читкә чыгардылар.