Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

15май -15июнь - кече сулыклар һәм елгаларны саклау көннәре. Шул уңайдан, Татар китапханәсе, 7нче бакча балалары белән, “Елгалар иленә сәяхәт” оештырды.

Китапханәче Г.Хафизова, сабыйларны әкияти көймәгә утырып,Менделеевск районындагы кечкенә елгалар буенча виртуаль сәяхәткә чакырды.Балалар Тойма, Возжайка, Ерыкса, Кокшан, Юраш, Ахтиал елгалары белән таныштылар, су буенда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Кызыклы табышмаклар, кроcсвордлар чишеп, “Елга турында әкият” тыңлап, “Тамчы” дигән мультфильм карап, сәяхәт бик күңелле узды. Ахырда, балалар китапханәдәге кызыклы китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International