Ишетәсезме, җир елый?

2018 елның 18 мае, җомга

Яз – табигатьнең иң гүзәл мизгеле, яшәрүгә, яңаруга бара торган халәте. Елның аеруча бу фасылында табигатьне саклау, баету буенча күп эшләр башкарыла. Башкарган эшләребезне белем белән ныгытып кую, уртак йортыбыз Җир планетасын саклау өчен бездән нинди ярдәм таләп ителә – менә шуларны ачыклау өчен 16 май көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Ишетәсезме, җир елый?” дип исемләнгән экология сәгате уздырылды.

Борынгы заманнардагы Табигать белән Кеше турындагы риваятьтән башланган дәрестә табигатькә кеше эшләгән явызлыклар, экологик катастрофалар, кешегә табигать китергән бәла-казалар турында сөйләү укучыларда зур кызыксыну уятты. Дәрескә йомгак ясап, Җир-анабызны саклау һәркемнең кулыннан килә торган эш, моның өчен бары тик аңа карата игътибарлы булырга, пычратмаска, яшеллекне сакларга дигән нәтиҗәгә килдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International