Татар Ахтиялы клубы мөдире Алсу Минирахманова балалар белән “Яңгыр теләү йоласын” уздырды. Малайлар –кызлар өйдән-өйгә йөреп авыл халкыннан тәмле күчтәнәчләр җыйдылар. Аннан балалар табигать кочагына чыгып, яңгыр теләү догасын башкардылар, саф һавада уеннар уйнадылар, ботка пешерделәр. Халыкның онытылып баручы йолаларын үткәрү балаларга аеруча ошады.



