Без тарихта эзлебез

2018 елның 22 мае, сишәмбе

21 май көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф.Башарова урта мәктәпнең башлангыч класс укучылары өчен “Без тарихта эзлебез” дип исемләнгән тарих дәресе үткәрде.

Балалар бу чарада туган якның истәлекле урыннары - Кызлар чокыры, Тукмаклы, Әүлия каберлеге тарихы, Иске мәктәп урыны  белән таныштылар, чишмәләребез – Олы чишмәгә, Баллы чишмәгә, Татлы чишмәгә виртуаль сәяхәт ясадылар. Ф.Башарова укучылар игътибарына мәчетләр һәм мәктәп  белән бәйләп авылның мәгарифъ тарихын җиткерде, Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарман авылдашларның истәлегенә куелган һәйкәлнең әһәмияте, шагыйрь М.Гыймазетдиновның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, дәрес презентация белән тулыландырылды. Китапханәче  соңыннан укучыларны китап киштәсендәге әдәбият белән  таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International