Менделеевскта «Үлемсез полк»: акциядә меңнәрчә шәһәрдәшебез катнашты

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Солдатларча тамак ялгап алганнан соң, шәһәрдәшләребез «Үлемсез полк»: акциясендә катнашу өчен, Юбилейная урамына юнәлделәр.

Бөек  Ватан сугышы елларында Бондюгтан Ватанны сакларга 8278 якташыбыз киткән, аларның 5123е һәлак булган. Бүгенге көндә районыбызда 10 ветеран, 2 концлагерьлар тоткыны яши.

«Үлемсез полк» шәһәребезнең   Бурмистров исендәге үзәк урамы,  Геройлар аллеясы буйлап Мәңгелек утка таба юнәлде.   Урамнар буйлап  үзләренең Бөек  Ватан сугышында Ватанны саклаган фронтовик әби-бабалары, башка кардәшләре сурәтләрен , плакатлар күтәргән  меңләгән менделеевлы узды. Алар арасында балалар да бик күп булуы сөенечле иде, чөнки  ул сугыш һәм аның геройлары турындагы истәлекләрне  киләчәк буыннарга алар җиткерәчәк.

  • Минем бабам Дмитрий Пискунов кызыл армия  сафларына 1939нчы елда Ерак Көнчыгышка алына. 1945нче  ел августы сугышларында катнашкан бабабыз 1947нче елда гына әйләнеп кайта. Сугыштан соң РайПОда эшли, әбием Лидия Башарова белән таныша,  алар турында истәлекләр күңелдә. Без зур горурлык белән бу акциядә катнаштык - дип Ольга,  Анастасия һәм Соня Боднарьлар үзенең тәэсирләре белән уртаклаштылар. Акцияне  районыбыз башлыгы Валерий Чершинцев, районның Ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокиналар әйдәд

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International