- 1945нче елның 9 мае бездән ераклашкан саен илебез һәм совет кешеләренең батырлыгы өчен горурлык көчлерәк , - ди башка йөзләрчә шәһәрдәшебез кебек парадта катнашыр өчен С Гассар исемендәге Культура йорты янына килгән Мария Петрова. Парад алдыннан Рәсәй, Татарстан һәм Менделеевск районы гимннары яңгырый. Сәхнәдә яшь шәһәрдәшләребез башкаруындагы «Сугыш балалары» вокаль - хореографик композиция район җитәкчелеге, ветераннар һәм башка тамашачылар күңелендә тирән эз калдырды.
- Мондый кукыныч вакыйгалар бүтән кабатланмасын, аларны бәйрәм сценарийлары, телевизор экраннары аша гына карарга язсын, -дип үзенең теләкләрен белдерде Николай Кулагин.Гассар исемендәге Мәдәният йортыннан “Яшьлек” кинотеатрына хезмәт коллективлары юнәлде. Һәр коллектив истәлекле тәкыялар күтәргән.
Сезгә белдерәсе рәхмәттән дә зуррак рәхмәт юк, хөрмәтле ветераннар. Сезнең һәрберегез тарихка кереп калды. Җиңү өчен сезнең алдыгызда баш иям,-“ дип митингны ачты Валерий Чершинцев .
Татарстанның сәяхәт буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ветераннарсоветы рәисе Любовь Сорокина, яшь буын вәкиле Рената Курбановаларның ялкынлы чыгышлары дәвам итте. Аннары парад һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу булды.
Оештыручылар бу елны берничә мәйданда бәйрәм концертлары әзерләгән иде. Бер урында солдат боткасы пешерделәр.
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)