Һәр елны 9 нчы май бәйрәмендә менделеевлылар дәһшәтле сугыш елларын, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алалар.Менделеевск – җиде Герой шәһәре. Бондюг җире узенең җиде Советлар Союзы Герое белән горурлана. Район башлыгы Валерий Чершинцев, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, хәрби комиссар Сергей Заслуженко, “Бердәм Россиянең яшь гвардия” активистлары, берләшмә вәкилләре, беренче мәктәпнең яшь гаскәриләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында Советлар Союзы Геройлары Василий Белоусов һәм Павел Фролов каберләренә чәчәкләр салдылар. Чарада катнашучылар аларның батырлыкларын, фронт тормышларыннан вакыйгаларны искә алды. Ватан өчен көрәштә Менделеевск геройлары үзләренең тормышлары хакына безгә Җиңү мае, тыныч күк йөзе бүләк иттеләр.
(1).jpg)