Районның авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Районның авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинглар булып узды. Сугыш елларында Советлар Союзыннан фронтка барлыгы 34 миллионнан артык кеше алынган, аларның  27 миллионы сугышта һәлак булган. Безнең республикадан 700 меңләп кеше чакырылган, аларның  350 меңе өйләренә әйләнеп кайтмаган. Бондюг районыннан фронтка 8278 кеше җибәрелгән, 5123 се өйләренә әйләнеп кайтмаган. Митингта әдәби-музыкаль композиция  күрсәтелде. Бәйрәм, сугышта җиңүчеләр истәлеге обелискына чәчәкләр салу һәм минутлык тынлык белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International