25 май көнне Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби клубының чираттагы утырышы узды.
Китапханәче Гөлназ Хафизова катнашучыларны “Ел китабы – 2016” бәйгесенәтиҗәләре белән таныштырды.
Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2016» бәйгесендә 381 китап катнашкан. Шуларның 51е - чәчмә әсәрләр (проза), 75е - тезмә әсәрләр (шигърият), 44е - балалар әдәбияты, 49ы - рус телендә чыккан матур әдәбият, 92се - татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 70е - рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2016 елда дөнья күргән, 2017 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1510 китапханәсе катнашкан, шул исәптән безнең район китапханәләре дә. Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде.
Утырышта, китапханәче җиңүче дип табылган басмалар һәм аларның авторлары турындамәгълүмат бирде. Очрашуны дәвам итеп, “Ядкарь”леләр үз иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр: Гөлниса Евдакимова, Гөлсем Фардеевалар яңа язганшигырь юлларын ирештерделәр.
Изге Рамазан ае уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты. Әдәп-әхлак, балалар-оныкларны тәрбияләү, ураза тоту, хәер-сәдака бирү кебек сораулар буенча фикер алышынды. Фәимә Вахриева бу темага аңлаешлы, үтемле киңәшләрен бирде.
Утырыш киләсе очрашуларга планнарны билгеләү белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)