24 нче май көнне "Соңгы кыңгырау" бәйрәме Песәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә бик оешкан төстә үтеп китте. Бәйрәмне әзерләудә мәдәният хезмәткәрләре Рафаэль Кабиров, Фирдәвес Рәхмәтуллиналар бик теләп катнашты. 11 нче сыйныфны 3 укучы, 9 нчы сыйныфны 2 генә укучы тәмамласа да, бәйрәм тантанасына кунаклар, ата-аналар күп җыелган иде. Бәйрәмдә котлаулар, конкурс, олимпиадаларда җиңгән укучыларга дипломнар тапшыру,чыгарылыш сыйныф укучылары әзерләгән җырлы-биюле программа берсен- берсе алыштырып, бәйрәмгә килүчеләргә күңел күтәренкелеге өстәде. Бәйрәм ахырында укучылар вальc ,башкардылар, мәктәп һәм балачаклары белән саубуллашып һавага шарлар очырдылар.


