Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

    2 нче июнь көнне Сәйтәк авыл клубында җәйге ялга авылга кайткан балалар өчен ачык ишекләр көне уздырылды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларны эш сәгате ,җәйге айларда балалар өчен каралган чаралар,  җәйге ялларын күңелле һәм файдалы уздыру өчен авыл клубында тудырылган шартлар белән  таныштырды. Шул ук вакыта алар өчен “Куңелле каникуллар” исемле ял программасы тәкъдим итте. Көн дәвамында балалар спорт мәйданчыгында күңелле ярышларда катнаштылар.Үзләрен теннис ярышында сынап карадылар. Клуб залында да  алар өчен хәрәкәтле уеннар дәвам итте. Милли уеннарыбыз ”Йөзек салышлы” , “Аксак карга”, “Җәза салышлы” уеннарын бик теләп уйнадылар. Соңыннан балалар өчен дискотека оештырылды. “Клубыбыз ишекләре сезнең өчен һәрчак ачык. Һәрдаим килеп үзегезгә ошаган шөгыль белән шөгыльләнә аласыз” дип ышандырды аларны Ясминур Галиевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International