Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйренең исеме әллә ничә буынга таныш һәм сөекле. Аның әкиятләрен балачактан ук бик күпләр ярата.
Камай авылы мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен Пушкин көне китап күргәзмәсенә күзәтүләр белән башланып китте. Китапханәче Галимуллина Г.М. презентация күрсәтеп шагыйрьнең кыскача биграфиясе һәм иҗаты турында сөйләде. Пушкинның иң танылган әсәрләре буенча викторина үткәрелде. Балалар "Пушкин әкиятләре белгече", "Әкияттән өзекләр", “Әкият героен таны” конкурсларында катнашып, сынауларны зур осталык белән җиңеп чыктылар.