Песәй авылы җирлегенә караган Песәй, Әтәс, Тат. Сарсаз, Тукай авылларында Сабантуйга бүләк җыю быел бик күңелле үтте. Иң куанычлысы: чарада авыл яшьләре дә катнашты. Авылның мәдәният учагын сүндермәүче үзешчәннәр белән беррәттән бала -чагаларның да гореф-гадәтләргә битараф булмавы күңелле күренеш. Алар өчен бизәлгән атларга утырып, авыл әйләнү әйтеп бетергесез рәхәт мизгелләр булуын аңлау кыен түгел иде .Бүләк җыючылар татар халкының җырларын гына башкарып калмадылар, күпләрне биетеп, изге теләкләрен юллап, бәйрәм белән котладылар. Авыл халкына Сабантуйга биргән бүләкләре өчен, зур рәхмәт сүзләре җиткереп, матур бәрәкәтле тормыш кына телисе килә.



