Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова 7нче “Алтын балык” бакчасында “Сабантуй” бәйрәмендә катнашты.
Бәйрәмне алып баручы Вәсилә Нуриева барчасын да мәйданга чакырды. Сабыйларның шат тавышларын ишетеп, килеп кергән татар әбисе (Г.Хафизова) балаларга Сабантуй бәйрәменең килеп чыгышы, элекке заманнарда ничек үтүе турында сөйләде, бергәләп уйнарга тәкъдим итте. Балалар бик теләп “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” уеннарын уйнадылар, Әби әзерләгән табышмакларның җавапларын тиз таптылар. Бакча балалары Сабантуйда “Ат чабышы”, “Татарча көрәш”, “Йомырка салынган кашык белән йөгерү”, “Капчык киеп йөгерү”, “Көянтә-чиләк белән йөгерү”, "Чүлмәк вату”кебек уеннарда ярыштылар. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар, Әби күчтәнәчләре өләшенде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)