Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

9 нчы июнь көнне Сәйтәк авыл клубында терроризм, экстремизм, наркомания, алкоголизм, начар гадәтләргә каршы профилактика максатыннан яшүсмерләр өчен “Иллюзияләр әсирлегендә” исемле әңгәмә уздырылды.. Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләренең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Сөйләшүне авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.  алып барды. Ул яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга  зыяны хакында аңлатты һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирде.Шулай ук аларның фикерләре дә  тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International