Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре Россия көне уңаеннан Гассар исемендәге мәдәният сараенда урнашкан Халыклар дуслыгы йортына экскурсия ясадылар. Экскурсия авыл клубында уздыралачак “Керәшен чибәре” бәйгесендә катнашучылар һәм теләге булганнар өчен оештырылды. Халыклар дуслыгы йорты директоры Габдрахманова Ф.И. килгән кунакларны җылы каршы алды. Бу йортның төзелү тарихы белән таныштырды. Экспозицияләр ярдәмендә Менделев районнында яшәүче төрле милләт халкының гореф-гадәтләре, данлыклы кешеләре турында сөйләде.Районыбыз тарихына бәйле булган истәлекле вакыйгаларга бәйнә-бәйнә мәгълүмәт бирде. Экскурсия кара-каршы әнгәмә рәвешендә барды.Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларга җываплар алдылар. Экскурсия бик файдалы һәм җанлы узды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)