Китапка юл - әкиятләр аша

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

14 июнь көнне Камай авылы мәктәп яны лагерена йөрүче балалар китапханәгә кунакка килделәр. Китапханәче Галимуллина Г.М. аларны “Китапка юл – әкиятләр аша” исемле сәяхәткә чакырды.

Беренче тукталышта балаларны әкият китаплары каршы алды. Аннан соң аларга әкиятләр буенча викторина сораулары тәкъдим ителде. Сорауларга дөрес җаваплар табып, балалар үзләренең әкиятләрне яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Балачак еллары күңелле, серле һәм кызыклы булып һәр баланың күңел түрләрендә кала. Ә менә балачакта тыңлаган һәм укыган тылсымлы әкиятләр аларның күңелләрендә гомерлеккә сакланырлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International