Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 19 июне, сишәмбе

15 нче июнь көнне Сәйтәк авыл клубында яшусмерләр өчен “Кросс-вопрос” дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. Уенның максаты: бирелгән сорауга алдан җавап биреп җитешү.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бәйгедэ катнашучыларга төрле темага кагылышлы сораулар тәкъдим итте.Сораулар арасында шаяннары да, фикерләүне устерә торганнары да бар иде. Катнашучылар һәр сорауга дөрес җавап бирергә тырыштылар. Җавабын белмәгән сорауларны бергәләп уйладылар.Соңыннан ребус чиштеләр. Бәйге азагында җиңүчеләр билгеләнеп, авыл клубының махсус бүләкләренә лаек булдылар. Кичә бик җанлы дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International