Тойгужа авылында Сабантуй гөрләп үтте

2018 елның 19 июне, сишәмбе

16 нчы июньдә Тойгужа авылында халкыбызнын милли бәйрәме Сабантуй гөрләп үтте.

Мәйданга җыелган авыл халкын, кайткан кунакларны район хакимияте исеменнән район башлыгының авыл хуҗалыгы эшләре буенча киңәшчесе Һадиуллин Х.Г. тәбрикләде. Авыл җирлеге башлыгы Сафин Р.А. шулай ук бәйрәмгә җыелган халыкка котлау теләкләрен җиткерде. Милли бәйрәм программасына кергән уеннарда актив катнашучылар бәйрәм бүләкләренә лаек булдылар. Сабантуй уен җыр, бию белән үрелеп күнелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International