Тойма авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

16 нчы июньдә Тойма авылында халкыбызнын милли  бәйрәме  Сабантуй гөрләп үтте.  Милли бәйрәмдә  кыек баганага менү, йөгерү, капчык киеп йөгерү, балык тоту, чүлмәк вату, капчык сугышы, аркан тарту, гер күтәрү ярышлары  оештырылды. Сабантуй программасы матур җырлар, төрле милләт халыкларының биюләре белән үрелеп барды.

Авыл халкы һәм кайткан кунаклар кичке Сабантуйда да актив катнаштылар, бүләкләр алдылар.  Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International